Иҗат студиясенең төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы (0+)
16
Октябрь 2022
Якшәмбе
Үзәк китапханәнең Кече картиналар галереясында Чаллы Рәссамнар берлеге каршындагы иҗат студиясенең төркемле күргәзмәсе ачылды. Студия РФ һәм ТР Рәссамнар берлекләре әгъзасы Виктория Егорова тарафыннан узган елның ноябрь аенда оештырылды. Экспозициядә 13 рәссамның төрле техника, төрле жанрларда башкарылган 50дән артык эше урын алды. Виктория Владимировна үзенең һәр шәкертен, аларның картиналарын җылы сүзләр белән тәкъдим итте. Сәнгать көллиятенең вокал бүлеге студентлары чыгышы очрашуның музыкаль бизәлеше булды. Күргәзмә 2 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез. |